Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе белгечләре Кырым Республикасының Пушкин исемендәге Бахчасарай үзәк китапханәсе хезмәткәрләре өчен күрми торган кешеләргә мәгълүмати хезмәт күрсәтү мәсьәләләренә кагылышлы вебинар уздырды. Татарстан белгечләре бу өлкәдәге тәҗрибәләре белән таныштырды, осталык дәресләре уздырды, фикерләре белән уртаклашты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте