Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге белән бергә республика күләмендә Г.Р.Державин шигырьләрен укучылар конкурсы уздыра

2014 елның 3 сентябре, чәршәмбе

Бөтенроссия Державин фестивале кысаларында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге белән бергә  17 сентябрьдән 28 октябрьгә кадәр республика күләмендә Г.Р.Державин шигырьләрен укучылар конкурсы уздыра.   

Анда Татарстан Республикасының урта гомуми белем бирү мәктәпләре һәм гимназияләренең 5-11 сыйныф укучылары, урта махсус һәм югары уку йортлары студентлары катнаша ала.  

Конкурс ике этапта уздырыла. I этап – читтән торып катнашу. Конкурста катнашу турында заявка  һәм видеоязма e-mail: sprt@tatar.ru адресына  17 сентябрьдән 10 октябрьгә кадәр җибәрелергә тиеш. I этап йомгаклары Татарстан Республикасы Язучылар берлеге сайтында  www.sptatar.ru не 20 октябрьдән дә соңга калмыйча урнаштырыла.

Конкурсның II этабытурыдан-туры катнашу –28 октябрьдә Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Тукай клубында уздырыла.  (420012, Казан, Мөштәри ур., 14, тел.236-97-71).

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International