«Гаилә» милли проектының максатлары һәм бурычларына туры китереп, узган елдан Россия Федерациясендә «Земство мәдәният хезмәткәре» программасы гамәлгә ашырыла. Авыл җирлекләренә, эшче поселокларга, ПГТ яки 50 мең кешегә кадәр булган шәһәрләргә күчеп килгән мәдәният хезмәткәрләренә 1 миллион сум түләнә.
15 апрельдә программаның икенче конкурслы сайлап алуы башлана. Кем катнашучы була алуы, гариза бирү сроклары һәм тәртибе, шулай ук республиканың кайсы районнарында һәм нинди вакансияләр дәгъвачылар өчен булуы турында Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Адгамова сөйләячәк.
Туры эфирга 31 мартта сәгать 17:30да Татарстан Республикасы Мәдәниәт министрлыгының «ВКонтакте»дагы сәхифәсендә кушылыгыз.
Сорауларыгызны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «ВКонтакте»дагы төркемендәге постка комментарийларда языгыз.