Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында «Финанс белем» дигән яңа тематик досье урнаштырылды.
Россия Федерациясендә «2030 елга кадәр финанс белем күтәрү һәм финанс мәдәниятен формалаштыру стратегиясе» кабул ителгән. Моның өчен төрле коммуникация каналлары һәм тиешле субъектлар (дәүләт, белем бирү оешмалары, финанс оешмалары, гаилә һәм, әлбәттә, мәдәният учреждениеләре, китапханәләр) аша финанс мәдәниятен барлык компонентларына максатчан тәэсир итү кирәк.
«Финанс белем» тематик досьесы финанс мәгърифәтлелеге, финанс һәм банк хезмәтләрен дөрес куллану темасының төрле аспектларын ачып бирүче материалларны үз эченә ала.
Басмада сез китапханә фондында булган темага карата әдәбият исемлекләрен табачаксыз.