Арчада «Арча ягы – данлы Тукай ягы» XXI Республика балалар иҗаты конкурсы узды

2026 елның 31 марты, сишәмбе

Арча балалар сәнгать мәктәбендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Арча ягы – данлы Тукай ягы» XXI Республика балалар иҗаты конкурсы узды.

Конкурс ТР Мәдәният министрлыгы, ТРның мәдәният өлкәсендә инновацияләрне кертү һәм традицияләрне саклау Ресурс үзәге, ТР Арча муниципаль районы Башкарма комитеты, Арча муниципаль районы Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе ярдәмендә үткәрелде. Конкурсның максаты: яшь буынны рухи һәм әхлакый тәрбияләү, татар милли һәм сәнгать мәдәнияте хәзинәләренә өйрәтү, халыкның иң яхшы традицияләрен саклау, һөнәри осталыкны, халык иҗатын популярлаштыру һәм үстерү, яшь талантларны ачыклау, стимуллаштыру һәм аларга ярдәм итү.

Конкурс жюри әгъзаларының чыгышы белән башланды. Алар тамашачылар өчен конкурс көненә махсус әзерләнгән Евгений Антоновның «Дүрт татар көенә “Өчпочмак” попурри» инструментовкасын башкарды. Бу әсәр беренче тапкыр яңгырады. Шулай ук Рөстәм Яхинның «Бөдрә таллар» романсы Миләүшә Агъзамова башкаруында яңгырады.

Быел конкурста Татарстан Республикасының 10 муниципаль районыннан (Алексеевск, Арча, Атня, Балтач, Биектау, Зеленодольск, Кукмара, Мамадыш, Саба, Теләче) балалар музыка мәктәпләре һәм балалар сәнгать мәктәпләренең 250 укучысы катнашты.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча узды: вокал башкару, халык инструментлары (баян, аккордеон, гармун, балалайка, домра, гитара, курай), скрипка, фортепиано, халык инструментлары ансамбльләре, этник инструментлар, укытучы-укучы, сәнгатьле сүз.

Жюри бәяләре буенча катнашучылар ике Гран-прига, I, II, III дәрәҗә лауреатлар исеменә, I, II, III дәрәҗә дипломантлар исеменә лаек булдылар.

Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары Кочурова Ольга («Сәнгатьле сүз» номинациясе, укытучысы Кочурова З.Г.) һәм Садыйков Ильдан («Халык инструментлары. Баян» номинациясе, укытучысы Фәхретдинов Н.Р.) төп бүләкләрне – «Арча ягы – данлы Тукай ягы» XXI Республика балалар иҗаты конкурсының Гран-присын яуладылар!

Конкурс кысаларында «Милли мәдәни мирас: өйрәнү, саклау һәм торгызу проблемалары» дигән республиканың читтән торып фәнни-гамәли конференциясе узды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды: «Милли мәдәниятне үстерүнең заманча формалары», «Үткәндә һәм хәзерге заманда сәнгать мәдәниятен формалаштыруда өстәмә белем бирү учреждениеләренең роле», «Инструменталь башкару: үсеш тенденцияләре һәм перспективалары», «Декоратив-кулланма иҗатын үстерүдә белем бирү учреждениеләренең роле», «Хәзерге заман шартларында этник мәдәният», «Фольклор мирасы: өйрәнү, саклау һәм торгызу проблемалары», «Рухи мәдәниятне торгызуда буыннар бәйләнеше формасы буларак фольклор фестивальләре һәм конкурслары», «Хәзерге җәмгыятьтә милли-мәдәни үзаң проблемасы», «Музыкаль эшчәнлек процессында укучыларның милли мәдәниятен формалаштыру», «Хореография коллективлары иҗатында халык һәм фольклор композицияләре».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International