X Казан халыкара мөселман кинофестивале жюри составы билгеле булды. Аңа Көньяк Корея, Төркия, Төрекмәнстан, Азәрбайҗан һәм Россия кинематографлары кертелде.
Жюри рәисе итеп СССРның дәүләт премиясе лауреаты, Локарно, Венеция һәм Соррентодагы халыкара кинофестивальләр лауреаты, кинорежиссер, сценарист һәм оператор Хуҗакули Нарлиев (Төрекмәнстан) билгеләнде.
Нарлиев «Килен», «Манкорт», «Җәмал агачы», «Әнием тавышы» һәм башка шундый фильмнар авторы. 20 елдан артык Төрекмәнстан ССР кинематографистлары берлеген җитәкли, «Төрекмәнфильм» киностудиясендә эшли. Хәзер Нарлиев Россиянең «Ника» кинематография сәнгате академиясе президиумы әгъзасы булып тора.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте