ТР ДСО Мәскәүдә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәрендә катнаша

2014 елның 22 августы, җомга
ТР ДСО Мәскәүдә Татарстан Республикасы  мәдәнияте көннәрендә катнаша. Бүген иртән  Татарстан Республикасы  делегациясе  Троекуров зиратында  Россиянең Халык артисты, Зур театр дирижеры  Ф.Ш. Мансуров каберенә куелган истәлек ташын ачуда катнашты.

Аның авторы - скульптор Фәнил Вәлиуллин.

Мансуров Татарстан Республикасы  Дәүләт симфоник оркестрын  25 ел җитәкләде. Чарада оркестрның хәзерге җитәкчесе Александр Сладковский  да катнашты. Ул әлеге вазыйфага  2010 елда  Фоат Мансуров вафатыннан соң билгеләп куелды.

Бүген оркестр сәнгать осталары концертында катнаша, ә иртәгә Зөлфия Рәүпованың «Ак Бүре» операсын концерт буларак башкара.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International