Бүген Мәскәүнең Троекуров зиратында Россиянең Халык артисты, Зур театр дирижеры Ф.Ш. Мансуров каберендә истәлек ташы ачылды

2014 елның 22 августы, җомга
22 августта Мәскәүдә Татарстан Республикасы  мәдәнияте көннәре кысаларында Троекуров зиратында  Россиянең Халык артисты, Зур театр дирижеры  Ф.Ш. Мансуров каберенә куелган истәлек ташы ачылды. Әлеге тантаналы чарада күп кенә рәсми затлар катнашты, чыгыш ясады. Соңрак Г. Тукай һәм М.Җәлил һәйкәлләренә чәчәкләр куелды. Кич белән Мәскәүнең Халыкара музыка йорты сәхнәсендә Татарстан Республикасының сәнгать әһелләре зур концерт куячак. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International