2014 елда этномәдәни проектларны гамәлгә ашыруда катнашучы РФ иҗтимагый оешмаларына ярдәм күрсәтү өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы грантларын алуга конкурс игълан ителде. Ул түбәндәге номинацияләрдә уздырыла:
- РФ төбәкләрендә татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калуга, милли мәдәниятне үстерүгә юнәлтелгән этномәдәни проектлар;
- татарларның этномәдәни потенциалын үстерүгә юнәлтелгән мәгълүмати-аналитик проектлар, татар милләтен саклап калу һәм үстерү мәсьәләләре буенча фәнни һәм фәнни-гамәли конференцияләр уздыру.
Конкурста аның сайлап алу туры игълан ителгәнгә кадәр бер ел дәвамында эшчәнлек алып барган, законнарда каралган тәртиптә теркәлгән, уставларында татар халкының мәдәни мирасын, тарихын, мәдәниятен пропагандалауга юнәлтелгән социаль, мәгърифәти, мәдәни, фәнни проектларны тормышка ашыру төп максат буларак күрсәтелгән РФ төбәкләре иҗтимагый оешмалары катнаша ала.
Гарызнамәләр быелның 1 сентябренә кадәр кабул ителә.
(843) 264-73-96.
Конкурс нигезләмәсе Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы сайтының «Грантлар, премияләр» бүлегендә урнаштырылган.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте