X Казан кинофестиваленең конкурс программасы: «Анимация фильмнары» номинациясе

2014 елның 19 августы, сишәмбе

Регламент нигезендә  X Казан халыкара мөселман кинофестиваленең конкурс программасына ун  анимация фильмы кертелде. Бәйгедә Төркия, Португалия, Гыйрак, Бөекбритания, Иран һәм  Россиядә төшерелгән мультфильмнар катнаша. Аларны олылар да, балалар да кызыксынып карарлык. 

Фестивальдә беренче тапкыр Татарстан һәм Кырым аниматорларының уртак эше – «Кырым әкиятләре» сериясеннән «Мәрхәмәтле кырмыска» дип атала. Авторлар әйткәнчә, Россия анимациясе тарихында халык әкиятләренә нигезләнеп кырым-татар телендә төшерелгән беренче  мультфильм бу.

А.Алиш әсәрләре нигезендә «Татармультфильм»да төшерелгән  (режиссеры - Сергей Киатров) «Елантау әкиятләре» анимация трилогиясе дә кызыклы.

Конкурс программасына фәлсәфи мәгънәле, олылар өчен төшерелгән берничә мультфильм кертелде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International