Сукырлар һәм күзләре начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе үз укчылары өчен сайлаулар буенча мәгълүмати-аңлатма материаллар әзерләргә кереште

2014 елның 7 августы, пәнҗешәмбе
Сукырлар һәм күзләре начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе үз укчылары өчен сайлаулар буенча мәгълүмати-аңлатма материаллар әзерләргә кереште.  

Күзләре күрмәү яисә начар күрү сәбәпле физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның сайлау хокукларын тәэмин итү максатларында эре шрифт (начар күрүчеләр өчен) һәм Брайльнең рельефлы-нокталы шрифты (бөтенләй күрмәүчеләр өчен) белән сайлау тәртибе аңлатылган өйрәтмә китапчыклар чыгарылачак.

 Бу эшне Сукырлар һәм күзләре начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе Татарстан Республикасы  Үзәк сайлау комиссиясе белән бергәләп башкара. Әлеге мәгълүмати материаллар күзләре күрмәү сәбәпле инвалидлык алган кешеләр тупланып яши торган районнардагы сайлау участокларына таратылачак.  (89033438746).

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International