Казанда Г. Камал исемендәге Яңа театрның Камера залында режиссер Артем Семеновның «Бердәмлек» кыска метражлы документаль фильмы күрсәтелде. Тамашага чакырылганнар арасында волонтерлар һәм аларның гаиләләре, уку йортлары студентлары һәм СВО ветераннары бар иде.
Күрсәтүне хәрби хезмәткәрләргә һәм СВО ветераннарына гуманитар ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнүче «Тормышны бәялибез» АНБО оештырды: медицина эшләнмәләре әзерләү һәм китерү, иреклеләрне тактик медицинага һәм психологик ярдәмгә өйрәтү.
Фильмда авторлар Татарстан, Чувашия һәм Башкортстаннан килгән өч СВО ветераны: аерым разведгруппа командиры, казанлы Линар Җамалетдинов, Башкортстаннан отделение командиры Нияз Мәхмүтов һәм спецназ отрядының медицина пункты фельдшеры Григорий Васильев язмышы турында сөйлиләр.