3 августта «Болгарга сәяхәт» XХI Халыкара мәдәни-мәгърифәти программа-круизы башланды

2014 елның 4 августы, дүшәмбе

 3 - 9 августта «Рамазан» төрки фәнни-мәгърифәти үзәге  (Уфа) «Болгарга сәяхәт» дигән егерме беренче республикаара мәдәни-мәгърифәти програмасын уздыра. Ул «Башкортостан» теплоходында оештырыла.

Круиз Уфа-Дүртөйле-Чистай-Биләр-Болгар-Казан-Дүртөйле-Уфа маршруты буйлап узачак. Программа  Татарстан Республикасы  һәм Башкортостан Республикасы Атказанган артисты, күренекле җырчы һәм композитор, Брадәр Рәмиевлар исемендәге халыкара премия иясе Фәнир Галимов иҗатына багышлана.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International