«Мир» кинотеатрында X КМКФның конкурс программасына кергән «Үткәннәрдән хатлар» фильмын журналистларга күрсәтәчәкләр

2014 елның 4 августы, дүшәмбе
5 августта «Мир» кинотеатрында X КМКФның конкурс программасына кергән «Үткәннәрдән хатлар» фильмын журналистларга күрсәтәчәкләр. Аны Азәрбайҗан режиссеры Октай Мир-Касыйм төшергән. Фильмда (аның икенче исеме - «Үлсәң дә, үчеңне кайтар!») төрле милләт вәкилләре, беренче чиратта – азәрбайҗаннар белән немецлар арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр турында бәян ителә. Аккредитация узу өчен:  shigabetdinov.pr@gmail.com. Фильмнан соң фикер алышу булачак

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International