Беренче итеп белгечләр Лаеш районына чыктылар. Соңрак алар республиканың барлык районнарында булачаклар. Бер төркем белгечләр билгеле бер күләмдә эшләр башкарачак: музей коллекцияләрен киң масштаблы профессиональ фотога төшерү һәм сканерлау, ветераннар белән очрашуларны, әңгәмәләрне видеотасмага яздыру.
Бу мөһим эшкә җитәкчелек итү Татарстан Республикасы Милли музеена йөкләнгән. Май аенда ук Казанда «Төбәк тормышында - музей», семинары узган иде. Интернет-музейның концепциясе нәкъ шул вакытта расланды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте