Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсендә «Татарстан – бармак очларында» проекты кысаларында Луи Брайльнең рельефлы-нокталы шрифты белән Татарстан Республикасы географиясе буенча дәреслек нәшер ителде. Ул Татарстан Республикасының табигый һәм икътисадый географиясенә багышланган.
Китап «Рус География җәмгыяте»нең акчалата ярдәме белән чыгарылган. Быел яз башында «Татарстан – бармак очларында» проекты әлеге җәмгыять грантын алуга уздырылган дүртенче ачык конкурста җиңеп чыккан иде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте