Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее башкала халкына һәм аның кунакларына быелның июль-октябрь айларында Казан буенча мәдәни-мәгърифәти экскурсияләр тәкъдим итә

2014 елның 25 июле, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее башкала халкына һәм аның кунакларына быелның июль-октябрь айларында Казан буенча мәдәни-мәгърифәти экскурсияләр тәкъдим итә. 14 яше тулган, Казанның сәнгать-мәдәният тарихы белән кызыксынучы һәркем бу экскурсияләрдә катнаша ала. Бу үзенчәлекле сәяхәтләр төрле маршрутлар буйлап җәяүләп яисә транспортта уздырыла. Экскурсоводлар – музей хезмәткәрләре, сайланган тема буенча белгечләр – Казанда төрле чорда яшәп  иҗат иткән әдәбият һәм сәнгать әһелләре турында кызыклы мәгълүмат бирәчәкләр, алар белән бәйле тарихи урыннар буйлап йөртәчәкләр. Экскурсияләр сишәмбе һәм җомга көннәрендә уздырыла. Алдан язылып кую мәслихәт.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International