25 июльдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында «Татарстан Республикасында уздырыла торган конкурслар кысаларында социаль проектлаштыру технологиясе» темасына гамәли семинар үткәрелде.
Анда катнашучыларны грантка заявка тутырырга өйрәттеләр, федераль һәм төбәк конкурслары турында мәгълүмат бирделәр, грантлар исемлеге белән таныштырдылар.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте