22 июльдә 16.00дә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Равил Айдаровның «Ерак сәяхәтләрдән... » күргәзмәсе ачыла. Монда рәссамның ерак илләргә сәяхәтләре вакытында алган тәэсирләре яктылыгында акварель буяулар белән язылган 111 эше куелган.
Бу тәэсирләр нигездә төрле илләр һәм төрле халыкларның архитектура өлкәсендә тудырган кабатланмас бөек корылмалары белән бәйле: биредә Мисыр пирамидалары, Афина Акрополе әхрамнары, Париждагы Триумфаль арка, Нью – Йорктагы Азатлык статуясы, Венеция күперләре һәм римлыларның горурлыгы – Колизей, Һиндстандагы атаклы Таҗмахал һ.б. бар…
Күргәзмәдә рәссам беренче тапкыр буларак табигать күренешләрен тасвирлаган әсәрләрен дә тамашачыга тәкъдим итә. Күргәзмә 24 августка кадәр дәвам итәчәк.
5678-043; факс: 5678-058; моб.: 8 965 597 70 21, e-mail: galereya.hazine@mail.ru, сайт: www.izo-museum.ru.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте