Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Turkvision төрки телле башкаручыларның II халыкара телевизион җыр конкурсы ачылуга багышланган матбугат конференциясе уздырыла

2014 елның 17 июле, пәнҗешәмбе

Бүген 17 июльдә  Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында  Turkvision төрки телле башкаручыларның II халыкара телевизион җыр конкурсы ачылуга  багышланган матбугат конференциясе уздырыла.   Чара «Казан» милли мәдәни үзәге каршындагы мәйданда була.

Turkvision – дөньядагы төрки телле илләр, республикалар, җәмгыятьләр һәм диаспораларның җыр конкурсы ул.  Беренче тапкыр конкурс былтыр Төркиядә уздырылды.   Йомгаклау туры Иске шәһәрдә 24 төрки  ил һәм халык  вәкиле, 120 журналист катнашында оештырылды.   

Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина бүгенге матбугат конференциясендә журналистларга конкурсның «Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» программасының бер чарасы булуын әйтеп китте. Әлеге чарада төрки илләр  һәм төбәкләр телекомпанияләре катнашу нәтиҗәсендә төрки телләрдә җырлар башкаручыларның бөтен дөнья буйлап тыңлаучылары саны артачак, бу исә татар җырчылары өчен дә гаять мөһим.  

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Нурия Беломоина әйткәнчә, конкурс нигезләмәсендә 20 ил вәкиле катнашу каралган, әмма инде хәзердән үк 27 ил вәкиле анда чыгыш ясарга теләк белдергән. Полуфинал «Татнефть-арена»да –19 ноябрьдә, ә финал 21 ноябрьдә узачак. Сайлап алу этаплары конкурста катнашучы һәр илдә 30 сентябрьгә кадәр үткәреләчәк.

Жюрига һәр катнашучы илдән берәр вәкил керәчәк.  Конкурста җиңүчегә акчалата бүләк, диск чыгару мөмкинлеге биреләчәк һәм ел буена чыгышларын оештыруда ярдәм күрсәтеләчәк.

Бүген «Казан» милли мәдәни үзәге каршындагы мәйданда конкурсны тәкъдим итү һәм аның барышында төп оештыручы   – «TMB TV» телеканалы һәм  урыннарда сайлап алу турларын уздырачак һәм туры эфирда конкурсны күрсәтәчәк халыкара телеканаллар арасында килешүләр төзеләчәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International