Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Франциядәге Халыкара милли мәдәниятләр фестиваленә чакырулы. Фестиваль Мартига шәһәрендә (Прованс-Альп-Зәңгәр диңгез яры) 22 – 28 июльдә узачак. Фестивальдә дөньяның төрле почмакларыннан - Кытай, АКШ, Россия, Италия, Франция, Мексика, Кот-д'Ивуар, Гуам утраулары, Грузия, Монголия һ.б урыннардан иҗат коллективлары катнашачак.
Татарстан артистлары Франциядә милли сәнгать фондыннан иң яхшы номерлар кертелгән сәгать ярымлык программа күрсәтергә әзерләнә. Ул «Казан сөлгесе», «Сабантуй», «Гармун» композицияләре, «Минзәлә биюе», «Чәчмә», «Чабата» бию номерлары, «Зөбәрҗәт», «Татар җырларына тезмә» җырларыннан төзелә. Гастрольләрдә ансамбльнең хор, бию һәм оркестр төркемнәре катнаша. Һәр артист чыгышлар мөмкин кадәр тәэсирле булсын өчен үзе белән 5-7 пар кием-салым һәм аяк киеме алып бара.
http://www.festivaldemartigues.com/.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте