17 июльдә көндезге сәгать дүрттә Татарстан Республикасы Сынлы сәнгать музееның Хәзерге заман сәнгате галереясендә «Традицияләрне дәвам итеп…» күргәзмәсе ачыла. Ул быелның язында скульптура һөнәрханәсенең тәүге чыгарылышы – яшь сынчылар иҗатына багышлана. Анда студентларның В.И. Суриков исемендәге МДСАның Казан филиалында барган иҗат процессларын чагылдыручы 120 дән артык эше куелган.
Казан филиалы 2008 елда ачылды.
Күргәзмә 17 июльдән 1 августка кадәр дәвам итәчәк.
8 (843) 238 43 27; 8 (843) 236 69 31, www.izo-museum.ru.