Мәдәният елы һәм «Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» программасының төп чаралары кысаларында Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Халыкара төрки мәдәният оешмасы (ТӨРЕКСОЙ) ярдәме белән 16-19 июльдә «Саклау объекты буларак төрки халыкларның матди булмаган мәдәни мирасы» дигән халыкара фәнни-гамәли конференциясен уздыру планлаштырылган.
Конференциядә төрки телле дәүләтләр (Төркия, Азәрбайҗан, Казахстан) һәм Россия Федерациясенең 10 төбәгеннән галимнәр, югары уку йортлары укытучылары, мәдәни үзәкләр җитәкчеләре катнашачак.
Хөрмәтле журналистлар! 17 июльдә 14.00 Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының конференцияләр залында әлеге чарага багышланган матбугат конференциясе уздырыла. Аккредитация: prtatar@ yandex.ru.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте