Каюм Насыйри музеенда Ислам Республикасы Иранның Казандагы генераль консулы Рәсүл Бәгернеҗад Шаян әфәнде булып китте.
Консул әфәнде экспозиция буенча экскурсияне зур кызыксыну белән тыңлады, сораулар бирде, татар һәм иран халыклары мәдәнияте, әдәбияты, гореф-гадәтләре турында фикерләрен җиткерде.
Ахырда консуллык вәкилләре һәм музей хезмәткәрләре бергәләп мәдәни чаралар уздыру турында килештеләр.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте