Нурлатта «Уяв-2014» VIII Бөтенроссия чуваш мәдәнияте бәйрәме узды. Бу бәйрәм әлеге шәһәрдә 2006 елдан бирле уздырыла һәм Нурлатны «Уяв»ның башкаласы дип атарга мөмкин.
Кунаклар һәм катнашучыларга Россиянең төрле почмакларыннан йөздән артык фольклор коллективы чыгышыннан төзелгән бай программа тәкъдим ителде. Күп кенә рәсми затлар бәйрәмгә җыелган халыкка кайнар тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр, уеннар, бәйгеләр, күңелле җыр-биюләр тынып тормады. Чара барышында Татарстан Республикасы һәм Чувашия Республикасы мәдәният министрлыклары арасында Мәдәният һәм үсеш өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте