5 июльдән Свияжск шәһәренә кадәр туристлык маршруты ачыла. Хәзер Казаннан утрауга кадәр су юлы белән дә барып булачак.
Рейс ял көннәрендә көнгә бер тапкыр сәгать иртәнге тугыздан кичке сәгать бишкә кадәр оештырыла. Билет бәясе – бер якка 200. Экскурсияләр ике палубалы «Адмирал» һәм «Мәскәү» теплоходында уздырыла.
Маршрут июльдән сентябрь ахырына кадәр оештырылачак.
Хөрмәтле журналистлар ! Татарстан Республикасы Дәүләт туристлык комитеты сезне Свияжскига яңа экскурсия су юлын ачуга багышланган матбугат турына чакыра, ул 5 июльдә була. Җыелу урыны – Елга вокзалының шәһәр яны кассалары каршында сәгать иртәнге тугызынчы яртыда.
Матбугат турына аккредитация узу өчен телефон: 89178668719 (Анастасия Плотникова).
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте