«Әкият» курчак театры 80 нче сезонын яба

2014 елның 2 июле, чәршәмбе

«Әкият» татар дәүләт курчак театрында 10 июльдә сиксәненче сезон ябыла. Артистлар «Көлбикә» спектаклен күрсәтәчәкләр. Бу көнне узган сезонның иң яхшы тамашачысы дип танылганнарның исемнәре аталачак. «Сезонның иң яхшы роле» конкурсына йомгак ясалачак.

Театрның 80 еллык юбилее якынлаша, «Әкият» иң күркәм традицияләренә нигезләнеп үзенең иҗади үсеш юлын дәвам итә. Ул илкүләм, чит ил фестивальләрендә катнаша, җиңүләр яулый, үзе дә мәртәбәле бәйгеләр, фестивальләр оештыра, яңа спектакльләр чыгара.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International