Кичә Уфада Дәүләт академия рус драма театры сәхнәсендә «Пиковая дама» театр фантазиясе белән Качалов театрының 12 көнлек гастрольләре ябылды.
12 спектакль уйналды, һәм һәр спектакльдән соң тамашачылар артистларны алкышларга күмде. «Афәрин! Рәхмәт!» сүзләре яңгырап торды. Соңгы атнада тамашачылар залга сыймады.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте