Чистайда музей-тыюлык ачылачак

2014 елның 17 июне, сишәмбе

Быелның 11 июнендә республика Хөкүмәте «Чистай дәүләт тарих-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесен ачу турында карар кабул итте. Ул Татарстан Республикасында «әдәби» статусына ия булган беренче дәүләт музей-тыюлык булачак.

Булган экспозицияләрне яңарту, яңа музейлар ачудан тыш, концепциядә Чистайның тарихи үзәген төзекләндерү дә каралган. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә Чистайның тарихи үзәге төбәк дәрәҗәсендә әһәмияткә ия булган истәлекле урын буларак билгеләнде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International