14 июньдә Болгар шәһәрендә узган «Изге Болгар җыены»нда «Иман моңы» III халыкара фестиваленең чираттагы концерты узды. Республика өчен гаять мөһим истәлекле көндә узган бу концерт мөселманнарның дини музыкасына, борынгы Болгар тарихына һәм туган як моңнарына багышланган берничә тематик кисәккә бүленгән иде. Яшь артистлар белән беррәттән танылган сәхнә осталары да катнашты бу концертта. Кичә тамашачылар күңелендә җылы тәэсирләр уятты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте