Казанда «Контрабас» спектакленә әзерлек башланды

2014 елның 11 июне, чәршәмбе

Казанда А.П.Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театрының «Контрабас» спектакле премьерасына әзерлек бара. Баш рольдә – Константин Хабенский. Г.Камал исемендәге театр сәхнәсендә 17 июньдә уйналачак әлеге моноспектакль артистның бу жанрдагы беренче тәҗрибәсе булачак.

Тормышта үзенең урынын, ролен ачыкларга тырышучы музыкант турындагы драма күпләрне уйланырга мәҗбүр итәчәк. Хабенскийның ике сәгать тирәсе дәвам иткән монологы ялыктырмый, кызыксынып тыңлана, уйлар тудыра, дип бәялиләр тәнкыйтьчеләр.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International