6 июньдә Коломна шәһәрендә Россиянең кечкенә шәһәрләре театрларының XXII фестивале ябылды

2014 елның 9 июне, дүшәмбе

6 июньдә Коломна шәһәрендә Россиянең кечкенә шәһәрләре театрларының XXII фестивале ябылды.

Милләтләр Театры тарафыннан гамәлгә куелган әлеге фестиваль илебезнең мәдәни чаралары арасында иң күренеклеләрдән берсе булды.  31 майдан 6 июньгә кадәрМәскәү яны, Ленинград, Калининград, Чиләбе, Свердловск, Самара, Липецк, Кемеровск өлкәләреннән; Красноярск, Пермь, Хабаровск крайларыннан, Удмуртия һәм Татарстаннан 16 театр абруйлы жюри игътибарына спектакльләрен тәкъдим иттеләр.

Әлмәт татар драма театрының Искәндәр Сакаев куйган «Ромео һәм Джульетта» спектакле зур форматтагы иң яхшы спектакль дип танылды. Петербург режиссеры Искәндәр Сакаев белән Әлмәт театры 2010 елдан бирле нәтиҗәле хезмәттәшлек итә. Әлмәтлеләр  «Ромео һәм Джульетта» спектаклен традиция буенча Мәскәүдә Милләтләр театры сәхнәсендә уйнаячак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International