Югары Ослан районының Матюшино авылында «Троица» бәйрәме узды

2014 елның 9 июне, дүшәмбе

Югары Ослан районының Матюшино авылында  рус халкының «Троица» бәйрәме узды

 «Каляда», «Не любо, не слушай», «Купава», «Калинушка» фольклор ансамбльләре чыгышы бәйрәмнең төп бизәге булды. Халык һөнәрчеләре җитештергән эшләнмәләр сәүдәсе оештырылган иде.

Һәр ел саен бу бәйрәмдә киселгән каен ботакларына тасмалар бәйләп иң яшерен теләкләреңне әйтү йоласы бар. Фольклор коллективлары белән бергә җырлар җырлап авыл урамнарын әйләнгәч, каенны Иделгә салалар. Халык шул рәвешчә яз белән саубуллаша. Быел да йола җиренә җиткереп башкарылды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International