Татарстан Республикасы Милли музеенда балалар өчен «Хайваннар дөньясында» дигән лекция-экскурсия уздырдылар

2014 елның 6 июне, җомга

5 июньдә Татарстан Республикасы Милли музеенда балалар өчен табигатьне саклау проблемаларына багышланган «Хайваннар дөньясында» дигән лекция-экскурсия уздырдылар.

Бирегә килгән кунаклар Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы, сирәк һәм юкка чыгып баручы хайваннар, кошлар һәм башкалар турында мәгълүмат алды, хайваннар дөньясының төрлелеге кимегәннән-кими бару сәбәпләрен ачыкларга тырышты, Кызыл китап булдыру һәм аның планета генофондын саклаудагы роле турындагы мәсьәләләр турында фикер алышты.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International