Казанда «Китап-фест-2014» фестивале узачак

2014 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

6 июньдә Казанда  «Китап-фест-2014» фестивале узачак. Ул шәһәрнең өч мәйданчыгында оештырыла: беренче икесе – ачык һавада – Татарстан Республикасы Сынлы сәнгать музее паркында һәм Лядов бакчасында, ә өченчесе – Василий Аксенов Музей йортында.

Программа искиткеч бай. Төрле әдәби-сәнгати проектлар, иҗат һөнәрханәләре, театр, уку бүлмәләре, уен һәм җыр студияләре, осталык дәресләре, әдәби кичәләр, фикер алышулар, очрашулар һ.б. узачак.

Фестиваль тантаналы төстә Лядов бакчасында көндезге сәгать уникедә ачыла, анда сәгать дүрткә кадәр 9 тематик аллея эшләячәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International