Сәмәйдә «Иртыш моңнары»XV халыкара татар сәнгате фестиваль-конкурсы узды

2014 елның 4 июне, чәршәмбе

1-3 июньдә Сәмәйдә «Күңелле балачак» татар балалар ансамбленең 25 еллыгына багышланган «Иртыш моңнары»XV халыкара татар сәнгате фестиваль-конкурсы  узды.

Әлеге фестивальгә Казахстанның төрле шәһәрләреннән, Россиянең төрле төбәкләреннән, хәтта АКШтан күп кенә катнашучылар килгән иде. Әлеге ансамбльнең бәрәкәтле эшчәнлеге Сәмәй шәһәрендә татар хор бүлекчәсе, балалар хор сәнгать мәктәбе, ә соңрак татар сәнгать мәктәбе ачылуга этәргеч биргән. Быел ансамбль, Татар сәнгать мәктәбе вәкилләре Татарстан Республикасы Президенты мәктәпкә бүләк иткән автобуска утырып «Тынычлык рейсы»на чыгарга ниятли. Казахстан авыл-калаларыннан башланган рейс Италиядә тәмамланыр дип уйланыла. Рейста катнашучылар Казахстанның халыклар ассамблеясе, бу республикада татар-башкортларның яшәеш-көнкүреше, сәнгате турында сөйләргә, үз иҗатлары белән таныштырырга планлаштыралар.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International