Татарстанда А.С.Пушкинның тууына 215 ел тулуга һәм Рус теленә багышланган чаралар үтәчәк

2014 елның 6 июне, җомга

6-7 июньдә Татарстан Республикасында А.С. Пушкинның тууына 215 ел тулуга һәм Рус теленә багышланган чаралар оештырылачак.

6 июньдә иртәнге сәгать 9 М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры янындагы А. С. Пушкин һәйкәленә чәчәкләр кую тантанасында ТР Президенты катнаша.

Шигърият бәйрәмендә театральләштерелгән шигъри һәм иҗади- музыкаль номерлар булыр дип көтелә. Биредә шулай ук ТР халык язучылары һәм шагыйрьләре, Г.Р. Державин исемендәге премия лауреатлары, артистлар һәм республиканың иҗади җәмәгатьчелеге катнашачак.

7 нче июньдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында, Рус теле көнен бәйрәм итү кысаларында, концерт оештырылачак.

Концертта Татарстанның алдынгы иҗади коллективлары, солист-башкаручылар, нәфис сүз осталары чыгыш ясаячак. Синтетик әдәби-музыкаль форматында үтә торган әлеге чарада Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы рус халык музыка уен дәүләт оркестры да чыгыш ясаячак.

Чарада рус теле һәм әдәбияты укытучыларын олылап тәбрикләү  күздә тотыла.

Хөрмәтле журналистлар! Сезнең игътибарга! Аккредитация: prtatar@yandex.ru, 264-73-98.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International