3 июньнән 9 июньгә кадәр Мәскәүнең «Манеж» үзәк күргәзмәләр залында «ИНТЕРМУЗЕЙ-2014» халыкара музейлар фестивале узачак.
Быел җыйган баллары Татарстан Республикасы Милли музеена «Гран-при» номинациясендә «XVIII гасырда Казан губернасы» проекты белән конкурсның икенче этабында катнашу мөмкинлеге бирә.
(843) 292-32-18.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте