Истанбулда Сабантуй узды

2014 елның 3 июне, сишәмбе

1 июньдә Истанбулда Сабантуй узды. Анда якынча 1000 кеше катнашты, котлау сүзләре, тәбрикләүләр яңгырады.

Бәйрәмдә Татарстанның иң күренекле иҗат әһелләре катнашты. Милли җырлар, милли биюләр тарихи ватаннарыннан читтә яшәгән милләттәшләребездә сагыну хисләре, җирсү тудырды, күңелләрен нечкәртте. Татар кайда да татар булып кала! 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International