Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы биләмәсендә "Изге Болгар җыены" уздырыла.

2014 елның 9 июне, дүшәмбе
2014 елның 14 июнендә Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы биләмәсендә Идел Болгарстанының рәсми рәвештә Ислам динен кабул итү көненә багышланган Изге Болгар җыены уздырыла. Чарада Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнаша. Тантаналы чара кысаларында Гаюдрахман коесы ачылачак. Вәгазь укулар оештырылачак, мөнәҗәтләр, борынгы милли җырлар башкарылачак, Коръән укучылар чыгыш ясаячак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International