30 май көнне 16 сәгатьтә «Манеж» күргәзмәләр залында Санкт-Петербург дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының Суздаль филиалы студентларының «Гасырларны бәйләүче җеп» дигән күргәзмәсе ачыла.
Күргәзмәдә төрле төр реставрацияләү эшләре тәкъдим ителә. Ювелир эшләнмәләр, китапларны тышлауның төрле үрнәкләре, иконалар, борынгы картиналарның күчермәләре шулай ук күргәзмәгә килүчеләрдә зур кызыксыну уятачак.
«Манеж» күргәзмәләр залындагы «Гасырларны бәйләүче җеп» күргәзмәсе барышында реставрацияләү технологияләре һәм материалларны сәнгатьчә эшкәртү буенча осталык дәресләре дә уздырыла.
Өстәмә мәгълүмат: Казан, «КазанКремле» музей-тыюлыгы, 5678-067, 5678-068.
Музейның матбугат хезмәте мәгълүматлары нигезендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте