Татарстан Республикасының Җыр һәм бию ансамбле Истанбулда һәм Ригада чыгыш ясаячак

2014 елның 29 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Җыр һәм бию ансамбле коллективы Истанбулда һәм Ригада узачак Сабантуйларда катнашырга чакырулы. Истанбулда милли бәйрәм – 1 июньдә, Латвия башкаласында исә 7 июньдә билгеләп үтеләчәк.  Безнең артистлар чит ил тамашачылары хозурына берничә популяр татар биюен һәм хореографик композицияләр тәкъдим итәчәк. 

15 июньдә Томск шәһәрендә Федераль Сабантуй бәйрәм ителә. Анда шулай ук әлеге ансамбль артистлары чыгыш ясаячак. Коллектив Татарстандагы авыл, район һәм шәһәр Сабантуйларында катнашырга да чакырылган.

http://tatans.com/

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International