Татарстан Республикасы муниципаль районнарында республикада яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәре уза

2014 елның 28 мае, чәршәмбе

Татар халкының милли бәйрәме Сабантуй һәм рус фольклор бәйрәме «Каравон» белән беррәттән, Татарстан Республикасында һәр елны республикада яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәре уза.

14 июньдә – Баулы муниципаль районының Покрово-Урустамак авылында республика удмурт мәдәнияте бәйрәме «Гырон быдтон».

15 июньдә – Менделеевск муниципаль районының Ильнеть авылында республика мари мәдәнияте бәйрәме  «Пеледыш Семык».

Шулай ук 15 июньдә Лениногорск муниципаль районының Мордва Кармалкасы авылында мордва халкы бәйрәме «Балтай».

21 июньдә – Тәтеш муниципаль районының Килдеш авылында мордва (мукшы) милли бәйрәме «Валда шинясь».

5 июльдә Нурлат шәһәрендә республика чуваш мәдәнияте бәйрәме «Уяв».

6 июльдә Чаллы шәһәрендә славян мәдәнияте бәйрәме «Иван Купала».

12 июльдә керәшен халык бәйрәме «Питрау».

Республика халык бәйрәмнәре турында тулырак мәгълүмат http://www.tatfolk.ru/ сайтында.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International