Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты һәм «Барлау» Татарстан Республикасы Үзешчән композиторлар иҗтимагый оешмасы ТР Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге булышлыгы белән 2014 елның май-ноябрь айларында Татарстан Республикасы Композиторлар берлегенең 75 еллыгына багышланган I Төбәк үзешчән композиторлар конкурсы игълан итә.
Әлеге конкурсның максаты булып талантлы үзешчән композиторларны ачыклау, аларга төрле яклап ярдәм күрсәтү тора. Жюрида Россия һәм Татарстанның танылган музыка белгечләре һәм композиторлар булачак.
Жюри рәисе – РФ һәм ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор М.П.Фәйзуллаева, Жюриның шәрәфле рәисе – РФ һәм ТР халык артисты, РФ һәм ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР Композиторлар берлеге рәисе Р.Ф.Кәлимуллин.
Жюри әгъзалары: ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, «Барлау» Татарстан Республикасы Үзешчән композиторлар иҗтимагый оешмасы рәисе, Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге фәнни хезмәткәре, М. Җәлил премиясе лауреаты Р.Х. Гатауллин, РФ һәм ТР Композиторлар берлеге әгъзасы, халыкара конкурслар лауреаты С.А. Беликов, композитор, халыкара конкурслар лауреаты А.А.Абдуллина.
Конкурс өч этапта уза: сайлап алу туры, иҗат остаханәләре, финал.
Конкурс ике номинациядә: композитор-җырчылар (музыкаль белеме булмаган яисә музыкаль белеме булган) һәм композитор-уен коралында уйнаучылар (музыкаль белеме булмаган яисә музыкаль белеме булган) була. Конкурс кысаларында Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты базасында осталык дәресләре һәм Россия һәм Татарстанның әйдәүче музыка белгечләре һәм профессиональ композиторлары белән гамәли дәресләрне үз эченә алган иҗат остаханәләре узачак.
Йомгаклау гала-концерты һәм җиңүчеләрне бүләкләү 2014 елның ноябрь аенда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының Зур концерт залында булачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте