17–18 май көннәрендә «Музейда ике көн һәм бер төн» программасы кысаларында Татарстан Республикасының Милли музеенда А.М.Горький Әдәби-мемориаль музееның «Verbo» театры һәм «Дивертисмент» иҗат студиясе (кураторы – композитор Н.Г. Җиһанов музее) чыгыш ясаячак.
17 майда 13 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музееның конференцияләр залында композиторлар С.Сәйдәшев һәм Н.Җиһановларның иҗатларына багышланган спектакльнең премьерасы күрсәтеләчәк. Рольләрдә – «Дивертисмент» иҗат студиясенә йөрүче 126 нчы гимназия укучылары. Җитәкчеләре: К.Г. Салихова, Н.А.Выгловская, М.Б.Куликова, А.Ж.Юрлова.
Казан шәһәренең яңа әдәби театры “Verbo” музей көнендә барлык яшьтәге театр тамашачылары өчен дүрт спектакль әзерләде.
17 май көнне 15 сәгатьтә – А. С. Пушкинның «Үле патшабикә һәм җиде батыр әкияте» күрсәтеләчәк. Спектакльне сәхнәгә куючы – Е. Казанцева.
16 сәгать 30 минутта 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына багышланган «Без – сугыш чоры кешеләре» дигән әдәби-музыкаль композиция булачак, ул К. Симонов, Б.Окуджава, А.Межиров, М.Җәлил, Э.Асадов, Ю.Друнина, В. Егоров, А.Дольский, М.Исаковский, В.Сурков, А.Иванова, В.Высоцкий әсәрләре һәм сугыш ветераннары истәлекләре буенча эшләнгән.
19 сәгатьтә – «РОЗОВАЯ ДАМА» (Эрик-Эммануэль Шмит). моноспектакле күрсәтелә. Сәхнәгә куючы – Вероника Чепегина. Башкаручы: Резедә Һадиуллина.
18 май көнне 16 сәгать 30 минутта театр Максим Горький әсәре буенча куелган «СТРАСТИ МОРДАСТИ» спектаклен күрсәтә. Сәхнәгә куючы – Вероника Чепегина.
Мәгълүмат өчен телефоннар: 554-01-62, “Verbo” театрының режиссёры – Вероника Чепегина, продюсеры – Ольга Токарева; «Дивертисмент» иҗат студиясе чыгышлары кураторы – композитор Н.Г. Җиһанов музее мөдире – Яковлева Л.А. – 236-12-84
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте