Җиңү паркында «Үлемсез полк» дигән социаль шәһәр акциясе узды

2014 елның 12 мае, дүшәмбе

9 май көнне Җиңү паркында Җиңү көнен бәйрәм итү кысаларында «Үлемсез полк» дигән социаль шәһәр акциясе булып узды. Россия Федерациясенең барлык шәһәрләрендә узган әлеге акциягә Татарстан Республикасы башкаласы да кушылды.  

Бу көнне Җиңү паркына сугыш ветераннары белән бергә, Бөек Җиңүнең 69 еллыгын бәйрәм итү көнен күрү бәхетенә ирешә алмаган солдатларның балалары, оныклары, оныкчыклары килде. Акциянең төп максаты – Җиңү яулаган батырлар: исәннәр һәм бүгенге көндә исән булмаганнары бер сафта!

 

Мәңгелек утка чәчәкләр куйганнан соң, акциядә катнашучылар янына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм башка рәсми затлар килде.

Акциядә катнашучыларның кулларында 150 дән артык сугыш геройларының портретлары һәм кызыл канәферләр иде. Чыннан да, бүгенге Җиңү бәйрәме көнендә Советлар Союзы Геройлары, Дан орденнары, «Батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнгән сугыш ветераннары һәм инде бүгенге көндә исән булмаган батырлар бер сафка басты.

Ахырда акциядә катнашучылар Мәңгелек ут һәм Ана монументына чәчәкләр куйдылар.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International