Александр Сладковский җитәкчелегендәге Дәүләт симфоник оркестры Пермь шәһәрендә чыгыш ясады

2014 елның 10 мае, шимбә

Александр Сладковский җитәкчелегендәге Дәүләт симфоник оркестры Пермь шәһәрендә чыгыш ясады.

Беренче концерт Җиңү көнендә Офицерлар йорты каршында узды. Пермьгә Россиянең Халык артисты Дмитрий Хворостовский сугыш еллары җырларын («Караңгы төн», «Катюша», «Юллар», «Очраклы вальс») алып килгән иде. Моннан тыш, Хворостовский Мусоргский һәм Бородин операларыннан арияләр башкарды, ә Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры пермьлеләргә Чайковскийның «Славян маршы»н һәм «1812 ел» увертюрасын бүләк итте.  

Икенче кичтә, ул шулай ук Бөек Җиңүгә багышланган иде, «Франческа да Римини» увертюрасы, П. Чайковскийның Алтынчы – «Патетическая» симфониясе яңгырады. Концерт Филармониянең зур залында узды.  

Пермьнән кайтканнан соң, оркестр С.Рахманинов исемендәге «Ак канәфер» IV Халыкара фестивале репетицияләрен башлап җибәрә. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International