«Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» төп программасы кысаларында 13-17 май көннәрендә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында, Мәхмүт Акиф Эрсой исемендәге Философия һәм сәнгать фондының (Истанбул, Төркия) оештыру һәм финанс ярдәмендә «Төрки дөньяның күренекле мәгърифәтчеләре: Мәхмүт Акиф Эрсой һәм Габдулла Тукай» («Türk dünyasini aydinlatanlar: Mehmet Akif Ersoy ve Gabdulla Tukay») дип аталган Халыкара симпозиум узачак.
Мәхмүт Акиф Эрсой (төрекчә Mehmet Akif Ersoy) (1873-1936) – бөек госманлы шагыйре, Төркиянең милли гимны булган «Бәйсезлек маршы» авторы, укытучы, җәмәгать эшлеклесе, мәгърифәтче (Коръәнне тәрҗемә итүче).
Мәхмүт Акиф Эрсой исемендәге Философия һәм сәнгать фондына1984 елда Төркия башкаласы Әнкара шәһәрендә нигез салына.
«Төрки дөньяның күренекле мәгърифәтчеләре» халыкара симпозиумының ун елдан артык тарихы бар. Ул Төркиядә дә, шулай ук аннан читтә дә үткәрелә. Халыкара симпозиумның максаты – төрки дөньяның күренекле мәгърифәтчеләрен өйрәнү һәм аларның әдәби һәм фәнни казанышларын халыкка тарату.
2014 елда КФУда уза торган Халыкара симпозиум бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗтимагый эшчәнлегенә багышлана.