16 майда 15 сәгатьтә Казан Ратушасында Россия-Италия «Белла» әдәби премиясенең 2013 елгы лауреатларын бүләкләү тантанасы узачак.
Премия 2012 елда ХХ гасырның мәшһүр шагыйрәсе Белла Әхмәдулина истәлегенә, аның иҗатында Италия мотивлары аеруча нык яңгыраш алуы билгесе буларак, рус һәм итальян телләрендәге яңа шигърият үсешенә ярдәм күрсәтү максатларында «Общество друзей Тарусы - содействие развитию» коммерциячел булмаган партнерлыгы тәкъдиме белән гамәлгә куелды.
Премия ел саен Россиядә һәм Италиядә яшәүче яшь шагыйрьләргә (35 яшькә кадәр), шулай ук рус шигърияте турында эсселар авторларына (авторның ничә яшьтә булуы мөһим түгел) бирелә.
Быел «Касание Казани» («Казанга орыну»). дигән яңа премия гамәлгә куела. Ул Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге тәкъдиме буенча Татарстан Республикасында яшәүче шагыйрәләргә (35 яше тулмаган) рус телендә яисә татар телендә, әмма русчага тәрҗемә ителгән, премия биреләсе ел алдындагы елда матбугатта дөнья күргән шигырь өчен биреләчәк.
Номинациянең атамасы Әхмәдуллинаның «Тайный союз слов» («Сүзләрнең яшерен бәйләнеше») дигән мәкаләсеннән алынган: «Мин Казанның үземә ничектер орынуын дип әйтимме, тонык кына булса да һәрчак тоя килдем. Әмма биредә [Казанда] Әхмәдуллина булуым, Әхәт кызы булуым үзен аеруча ачык сиздерә башлый. Дулкынландыра да, канатландыра да бу. Монда миңа бик күп туганнарча җылылык бүләк иттеләр».
Лауреатларга премиянең символы - Белла Әхмәдулина сынчыгы (авторы - Россия Федерациясенең Халык рәссамы Борис Мессерер) бүләк ителә. Һәр номинациядә бүләкнең күләме 3000 € тәшкил итә. Лауреатлар һәм финалга чыгучылар шулай ук дипломнар белән бүләкләнә.
Хөрмәтле журналистлар! 16 майда 14 сәгатьтә Казан Ратушасында «Белла» Россия-Италия әдәби премиясе лауреатларын бүләкләүгә багышланган матбугат конференциясе булачак.
Пресс-служба министерства культуры РТ