7 майда Самара балалар китапханәсе тарафыннан башлап җибәрелгән һәм Бөек Җиңүгә багышланган «Балаларга – сугыш турында» халыкара акциясе узды.
Аның төп максаты – балаларда һәм яшүсмерләрдә Бөек Ватан сугышы турындагы әдәбиятның иң яхшы үрнәкләре яктылыгында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү.
Әлеге Акциягә махсус Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе Брайльнең рельефлы-нокталы шрифты белән оештыручылар тарафыннан тәкъдим ителгән сугыш турындагы балалар китаплары исемлеген бастырып чыгарылды.
Чараның соңында акциядә катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган Ватан сакчыларын яд иттеләр.
89033438746.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте